20 март көнне «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә тугызынчы тапкыр Fashion Iftar узачак. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Fashion Iftar проекты авторы, әдәпле мода өлкәсендә белгеч Җәннәт Минһаҗева быелгы ифтарның төп төсе итеп кызгылт сары төс сайлануын әйтте.
«Быелгы төс Шәрык сәнгате тематикасы белән бәйле. Көнчыгыш сәнгате чүл, охра белән ассоциацияләнә, шуңа күрә без кызгылт сары төсне сайларга булдык. Шәрык сәнгате турында сөйләгәндә, шуны аңлау мөһим: без бары тик гарәп юнәлеше турында гына түгел, ә татар сәнгате турында да сөйләшәбез», – диде ул.
Ифтарда 1300 кунак көтелә. Алар арасында Төркия, Казахстан, Белоруссия, Мисырдан танылган кунаклар, мода өлкәсендәге белгечләр булуы хакында да хәбәр ителде.
Кунакларга 7 бренд тәкъдим ителәчәк. «Быел без мәдәни кодка ярдәм итүче, үз коллекцияләре аша татар мәдәниятен алга этәрүче милли брендларга басым ясарга булдык», – дип искәртте мода күрсәтүне куючы режиссер Регина Гарипова.
Җәннәт Минһаҗева күпчелек проектларда чит илдән килгән кунакларга халыкара брендларны тәкъдим итеп ялгышуларын, үзләренә үзләренекен күрсәткән кебек килеп чыгуын ассызыклады. «Әгәр без республикага башка илләрдән кунаклар чакырабыз икән, без аларга үз мәдәниятебезне, үз энҗеләребезне күрсәтергә тиеш. Татар брендларыбызны күрсәтергә һәм, аларны танысыннар, күрсеннәр һәм язсыннар өчен, аларга халыкара дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге бирергә кирәк», – ди ул.
Программаны «Моң» театры әзерләгән перфоманс бизиячәк. Шулай ук оештыручылар әйтүенчә, ифтарда Көнчыгыш сәнгате белән бәйле күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк. Алдагы еллардагыча кунаклар арасында кече хаҗ – Гомрәгә юллама һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar