Изге Рамазан аенда ураза тоткан кешеләр кояш баегач су һәм җимеш белән авыз ачалар. Менә Самараның татар мәктәбе укучыларының ата-аналары, балалары, татар милли гореф-гадәтләрен өйрәнү белән беррәттән, ислам дине кагыйдәләре белән дә танышсыннар өчен массакүләм ифтар мәҗлесе үткәрергә ният иттеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чара әлеге уку йортында беренче мәртәбә уздырылды. Оештыручылар мәктәптә чын бәйрәм атмосферасы булдырырга тырыштылар. Холл баннерлар һәм тематик фотозона белән бизәлгән, аның янында балалар һәм әти-әниләре фотога төшәләр. Ир балалар түбәтәйләр киеп, кызлар ак яулыклар бәйләп коридорларда йөренәләр, кайчакта онытылып, йөгереп тә китәләр, малайлар, ата-аналары күрмәгәндә, төрткәләшеп тә алалар. Нишләтәсең, балалар бит әле. Иң мөһиме, һәрнәрсәдә күтәренке кәеф һәм ниндидер серле, якты рух сизелә.
Спорт залында кунаклар өчен барысы да әзер инде. Залга керүчеләрне Рамазан турында сөйләүче төсле баннерлар каршы ала, һәркем өчен сулы шешәләр әзерләнгән, чараны алып баручылар тавыш көчәйткечләрен көйләп бетерәләр…
Барысы да урнашып беткәч, беренче сүз мәктәп директоры Радик Газизовка бирелде. Дөрес, балаларны тынычландыру өчен бераз вакыт кирәк булды. Күп тә үтмәде, барысы да шып булды. Татар мәктәбендә тәрбия мәсьәләләренә игътибар зур булуы сизелеп тора. Радик Рәвгатович барысын да якты Рамазан ае белән котлады һәм илебезгә – иминлек, балаларга – игелек һәм якты омтылышлар, ата-аналарга күңел тынычлыгы теләде.
Ифтарда катнашучыларны төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да сәламләде. Ул барыбызны да мөбарәк Рамазан ае белән котлап, балаларга шушы изге айда ислам динендәге биш багананың берсе булган ураза тоту рәвешен аңлатты. Тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән тыелып тору, биш намазны укыгач, тагын Коръән аятьләре дә укып, күңелләрендә юмартлык һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү өчен ярлы һәм авыру кешеләргә сәдака бирү яисә ничек тә булса ярдәм итү мөһимлеге, уразаның игелекле эшләргә, изге гамәлләргә өндәве, укыган догаларның Аллаһы Тәгаләгә барып җитүе турында сөйләде.
Мәктәп ифтарында катнашучылар өчен дин темасына багышланган конкурслар үткәрелде, дини шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Авыз ачканнан соң кунакларны хуш исле пылау, чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар.
Данияр Сәйфиев
“Бердәмлек” газетасы