tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган велоспортчы Илнур Зәкәрин бушлай академия ачачак
Танылган велоспортчы Илнур Зәкәрин бушлай академия ачачак

Танылган велоспортчы Илнур Зәкәрин бушлай академия ачачак

Бөтендөньяга танылган Чаллы велоспортчысы Илнур Зәкәрин балалар өчен велоакадемия ачачак. Бу хакта ул үзе хәбәр итте. «Үз чемпионнарыбызны үстерәчәкбез!» – ди. Академия Казанда олимпия резервы училищесы базасында 1 сентябрьда ачылачак һәм аның исемен йөртәчәк. Иң мөһиме – ул бушлай. 15-16 яшьлек 15 велоузышчы җыярга планлаштыралар.

Велоспортчы Илнур Зәкәрин моңарчы гаиләсе белән Кипрда яшәде. 3 ел элек ул карьерасына нокта куйды. Узган ел Чаллыга күченеп кайттылар. Бүгенге көндә шәһәрдәшебез Татарстан Велоспорт федерациясен җитәкли.

«Мин «Катюша», «Gazprom-RusVelo», «ССС Team» командалары өчен узыштым. Контракт буенча ярышларга теләсә кайда әзерләнергә була иде. Иң мөһиме – вакытында узышларга килүең генә кирәк иде. Россиядә кыш, яз һәм көз көне әзерләнеп булмый. Шуңа күрә мин гаиләм белән 10 елдан артык Кипрда яшәдем. Шунда әзерләндем. Карьераны тәмамлаганнан соң да 2-3 ел шунда тордык. Анда триатлон белән дә мавыга башладым. Төмәндә беренче ярышларым булды. Шунда «Илнур Зәкәрин» дип кычкыручы җанатарларым тәэсирләндерде. Туган ягыма кайтасым килде. Тормыш иптәшем белән сөйләшеп, Чаллыга кайттык. Исемем телдә булганда, файдалы эш эшлисе килде», – ди.

Илнур Зәкәрин тормыш иптәше Виктория белән 3 бала тәрбиялиләр. Зур кызлары «Адымнар»да укый, икесе балалар бакчасына йөри.

«Гимназиядә укучы кызыбызга татар теле авыр бирелә. Шуңа күрә татар теленнән өй эшләрен мин эшлим. Татар телендә яхшы сөйләшәм. Шулай да белмәгәннәрне әнигә шалтыратып сорарга туры килә», – ди.

Лилия Хәбибҗанова

Чыганак: https://shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*