Ульяновск өлкәсендә хәзер инде традициягә кергән ана теле укытучылары форумы узды.
Мәртәбәле форумда төбәк мәктәпләренең татар, чуваш һәм мордва теле укытучылары катнашты. Туган телләр сагында торучы педагогларны Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы, өлкә мәгариф үсеше институты вәкилләре, өлкә татар, чуваш, мордва милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре һәм Татарстан, Чувашстан, Мордовия республикалары мәгариф министрлыклары белгечләре сәламләде. Мәркәзебез Казаннан ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе начальнигы Алсу Шарипова, министрлыкның төбәкара хезмәттәшлек итү секторы мөдире Гөлия Мусина һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Разил Зиннәтуллин килгән иде.
Милли телләрне укытуда уңышларга ирешүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды. Өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының “Мактаулы остаз” почет билгесенә лаек булды. Ә Иске Кулаткы бистәсе 1 нче урта мәктәбенең татар теле укытучысы Рәсимә Алиева өлкә Губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чардаклы районы Октябрьский авыл лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шигапова өлкә татар автономиясенең Рәхмәт хатын алу бәхетенә иреште. Казан кунаклары Ульяновск өлкәсе мәктәпләренә тапшыру өчен бик күп методик кулланмалар, китаплар алып килгәннәр иде, дип хәбәр итте татар автономиясе рәисе Рамис Сафин.
Чыганак: emet73.ru