tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәренә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәренә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәренә бара

Иртәгә, 27 март көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәренә бара.

Биредә Санкт-Петербургта милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграция сәясәтен гамәлгә ашыру комитеты рәисе О.А. Капитанов белән Санкт-Петербургта «Сабантуй-2025» бәйрәмен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узачак. Шулай ук Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Панчеев белән очрашу планлаштырылган.

Кич белән Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә ифтар булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*