Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тыл ветераннарының хезмәтен бәяләп
Тыл ветераннарының хезмәтен бәяләп

Тыл ветераннарының хезмәтен бәяләп

Губернатор Алексей Русских Мәләкәс районында яшәүче тыл хезмәтчәннәренә медальләр тапшырды һәм муниципаль берәмлекнең волонтерлык төркемнәре белән очрашты.

“Мәләкәс районы ветераннарына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медальләрен тапшыру – бу минем өчен зур дәрәҗә. Тыл хезмәтчәне Зәйнәб Шамшутдинова 1929 елда туа. Тормыш арбасына бик иртә җигелеп, сугыш вакытында өлкәннәр белән бергә колхоз кырларында эшли, ашлык суктырырга булыша. Шулай ук СВОда катнашучылар һәм волотерлар белән очраштым. Сугышчыларыбызны реабилитацияләү, эшкә урнаштыру һәм “Сембер җире геройлары” программасы буенча укыту мәсьәләсен карадык”,- дип белдерде Алексей Русских.

Юбилей медале фашист илбасарларын Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан РФ Президентының 2024 елның 2 сентябрендә имзаланган указы нигезендә гамәлгә куелды.

“Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләү чаралары уза. Ветераннарга медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырабыз. Тыл хезмәтчәннәренә 2251 истәлекле медаль бирелде инде”,- дип хәбәр итте Ульяновск өлкәсенең социаль үсеш министры Дмитрий Батраков.

Губернатор шулай ук СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә актив катнашучы волонтерлар белән очрашты. Мәләкәс районының волонтерлык төркемнәре маскировкалау челтәрләре һәм нашлемниклар үрү, окоп мичләре җыю, госпитальләр өчен эчке киемнәр тегү һәм блиндаж шәмнәре ясау белән шөгыльләнәләр.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*