tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга Үзәк китапханәсендә Халыкара театр көне уңаеннан әдәби кичә узды
Алабуга Үзәк китапханәсендә Халыкара театр көне уңаеннан әдәби кичә узды

Алабуга Үзәк китапханәсендә Халыкара театр көне уңаеннан әдәби кичә узды

А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсе, «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы китапханәсе белән берлектә  Халыкара театр көне һәм драматург Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан әдәби кичә уздырды. Чарага килүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы театр көне белән тәбрикләде.  «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы укучылары аеруча актив катнашты. Алар драматургның тормыш юлы, иҗаты, басма китаплары белән танышты, «Авыл эте Акбай» видеофильмын карады. Балалар татар мохитендә булып, саф татар телендә рәхәтләнеп аралаштылар. Чара аларның күңелендә үз урынын алыр. Телебезнең киләчәге өметле булыр!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*