Агымдагы елның 14-17нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән ХIl Халыкара олимпиада үтте.
Бәйгедә Россия Федерациясенең 28 субъектыннан (Татарстан Республикасы, Әстерхан, Ульяновск, Пенза, Свердловск, Самара, Саратов, Оренбург, Түбән Новгород, Новосибирск, ХМАО, Киров, Төмән, Омск, Чиләбе, Волгоград, Владимир, Томск өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Чуваш Республикасы, Мордовия Республикасы, Марий Эл Республикасы, Удмурт республикасы, Пермь крае, Мәскәү шәһәре, Ставрополь крае, Пермь крае) һәм 4 чит илдән (Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан) катнашучылар көч сынашты.
Бәйгенең йомгаклау тантанасы 2025 елның 17нче апрелендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров та котлады.