tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Туган Авылым» комплексында «Карга боткасы» бәйрәме булып узды
«Туган Авылым» комплексында «Карга боткасы» бәйрәме булып узды

«Туган Авылым» комплексында «Карга боткасы» бәйрәме булып узды

19нчы апрель көнне «Туган Авылым» комплексында «Карга боткасы» бәйрәме булып узды. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, «Туган авылым» комплексы, «Инициатива» оешмасы тарафыннан үткәрелде.

Бәйрәм азан белән башланды. Килгән кунаклар “Карга боткасы” йоласының тарихы, үзенчәлекләре белән танышты.

Чарага килүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,  Данис Фәнис улы Шакиров сәламләде.

Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Гармунчылар ансамбле чыгышлары, фольклор композицияләр күрсәтелде.

Өйлә намазына азан яңгыраганнан соң, бәйрәм боткасы да пешеп чыкты. Һәр килгән кунак карга боткасыннан, мәтрүшкәле самавыр чәеннән авыз итә алды. Боткага ярмалар “Туган авылым” комплексы территориясендәге йортлардан җыелган иде.

Чара кысаларында “Яз сылуы” бәйгесенең сайлап алу этаплары да үтте. Кызлар үзләре белән таныштыру, сәләтләрен күрсәтү, мәкаль-әйтемнәр белүдә ярышты.

Чара барышында ярминкә дә гөрләде.

“Карга боткасы” бәйрәме балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруга, борынгы гореф-гадәтләргә, канатлы дусларыбызга, туган ягыбыз табигатенә сакчыл, кайгыртучан караш, ихтирамлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*