Ульяновскиның “Сембер мирасы” татар яшьләре оешмасы тарафыннан оештырылган “Татар кызы-2025” өлкә конкурсының финал өлеше башланып китте. Җиде чибәр татар кызы дүрт этапта көч сынашып, ана телен ни дәрәҗәдә белүләрен, иҗади талантларын, аш-суга осталыкларын, физик яктан көчле, зифа буйлы булуларын күрсәттеләр.
Билгеле, күмәкләшеп, кулга-кул тотынышып башкарган эш кенә нәтиҗәле була. Яшьләргә милли оешмалар – Бөтендөнья татар конгрессы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Татар мәдәният үзәге, “Ак калфак” оешмасы, “Өмет” газетасы редакциясе, 17нче модельле китапханә һәм башкалар ярдәм кулы сузды.
Гүзәллек конкурсында катнашучыларны өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сәламләде һәм уңышлар теләде. “Татар кызы-2025” конкурсының финал өлешендә гүзәл затлар жюри белән тамашачыга үзләренең иҗади осталыкларын бөтен яктан күрсәтергә тырышалар.