tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районында язучы Фәннүр Сафинны искә алдылар
Тукай районында язучы Фәннүр Сафинны искә алдылар

Тукай районында язучы Фәннүр Сафинны искә алдылар

Тукай районы Күзкәй авылы мәдәният йортында язучы Фәннүр Сафин истәлегенә шигырь бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмдә Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Сабит кызы, язучы, композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе урынбасары – Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты – Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина, шагыйрә, балалар язучысы, тәрҗемәче, «Күңел» радиосы хәбәрчесе, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова һәм Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы – Зинфира Исламова; якташ язучыларыбыз – Рәзинә Сәетгареева, Кәүсәрия Ямалиевалар катнашты.

Тантаналы чарада алдан игълан ителгән шигырь бәйгесенә дә йомгак ясалды. Бәйгегә барлыгы 80 нән артык эш килгән иде. Шулар арасыннан иң лаеклы дип табылган эшләрнең авторларына диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле оешмасы җитәкчесе Резеда Рәис кызы Гарипова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*