tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре радио һәм телевидение тапшыруларында чыгыш ясый
Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре радио һәм телевидение тапшыруларында чыгыш ясый

Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре радио һәм телевидение тапшыруларында чыгыш ясый

Атна дәвамында Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәр көн радио һәм телевидение тапшыруларында чыгыш ясый.

Форум әгъзалары “Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруында, “Тәртип” радиосында, ТНВ телеканалының “Манзара”, “Здравсвуйте”, “Татарлар”, “Таяну ноктасы”һәм “Актуаль әңгәмә” программаларында, шулай ук “Татарстан” радиосында кунакта булып, тамашачыларга “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе турында сөйләделәр. Алар акциянең максатларын, әһәмиятен һәм быелгы үзенчәлекләрен яктыртты.

Моннан тыш, эфирларда акция кысаларында узучы мәдәни һәм иҗади чаралар турында да мәгълүмат бирелде. Катнашучылар акциянең татар телен популярлаштыруда, милли үзаңны үстерүдә зур роль уйнавын билгеләп үттеләр.

Чыганак: TATFORUM

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*