tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга мөхтәсибәтендә мәктәп укучыларында этномәдәни традицияләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр турында семинар узды
Алабуга мөхтәсибәтендә мәктәп укучыларында этномәдәни традицияләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр турында семинар узды

Алабуга мөхтәсибәтендә мәктәп укучыларында этномәдәни традицияләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр турында семинар узды

Нәзарәтнең Алабуга шәһәрендәге «Ихсан» мәктәбендә «Мәктәп укучыларында рухи-әхлакый һәм патриотик кыйммәтләр формалашуга этномәдәни традицияләрнең йогынтысы» дигән төбәк семинары узды. Семинарда Казан, Ижевск, Әлмәт шәһәрләреннән, Сарман районыннан, шулай ук Алабуга районы һәм Алабуга шәһәреннән педагоглар һәм кунаклар катнашты. Семинарда катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикь Мөхәммәтшин сәламләде.

Төбәк семинарының бурычлары – рухи – әхлакый һәм патриотик кыйммәтләрне ныгыту өчен белем бирү процессына этномәдәни традицияләрне кертү буенча тәкъдимнәр эшләү; милли юнәлештәге тәрбиягә инновацион процессларны эшләү һәм кертү буенча педагогларның кызыксынуын көчәйтү; рухи-әхлакый тәрбияне оештыруда яңа идеяләр эзләү һәм заманча технологияләр куллану.

Семинарда катнашучылар төрле фәннәр буенча ачык дәресләрдә һәм мастер-классларда булдылар, татар телендә театральләштерелгән “Исем кушу” чарасы аша татарлардагы гаилә традицияләре белән таныштылар.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*