30 нчы апрель көнне Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда милли уен коралларында уйнаучыларның “Моңлы дөнья” IV Халыкара фольклор фестиваль-конкурсының гала – концерты үтте.
Халык уен коралларында уйнаучыларны барлау, сәнгать мәктәпләрендә, мәдәният оешмаларында төркемнәр булдыру, милли уен кораллары белән кызыксынуны арттыру максатында үткәрелгән фестиваль, бәйрәм төсен алды. Чаллыга Республиканың районнарыннан, Башкортостаннан, Мәскәү, Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән курай, сорнай, кубыз, гөслә һәм башка коралларда уйнаучылар һәм фольклор-инструменталь ансамбльләр килгән иде.
Фестиваль-конкурс үзенең максатына – балалар һәм өлкәннәр арасында милли уен коралларын популярлаштыру, яңа талантлар ачуга ирешкән.
Бәйрәмдә иҗади коллективлар, ансамбльләр һәм аерым уйнаучылар, сәхнәгә беренче аяк баскан балалар, яшьләрнең күп булуы шуның дәлиле.
Халык уен коралларында яңгыраган милли моңнар сәхнә түреннән урын алды бүген. Балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәни уенчылардан башлап, өлкән яшьтәге катнашучылар, барысы да – фестивальнең җимешләре, халык традицияләрен, моңнарын киләчәккә илтүче соклангыч шәхесләребез.
Бәйрәмдә катнашучыларга карап сокланырлык иде, шуларның күбесе – балалар. Бу милли юнәлешнең, мәдәниятнең киләчәге бит.
Гала-концертта һәр чыгыш тамашачыларның җылы алкышларына күмелде. Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында төрле чит илләрдән килеп белем алучы тамашачы – студентлар өчен ачыш буларак кабул ителгән чара, күңелләрендә матур хәтирә булып сакланыр.
Конкурста Гран – прига лаек булган җырчылар гаиләсе – Татарстанның атказанган артистлары Илназ Баһ, тормыш иптәше Гүзәл Идрисова һәм уллары Камил. Марсель, Рамил милләтебезнең асыл мәрҗәннәре. Аларның чыгышы бәйрәмгә ямь өстенә, ямь өстәде.
Мөслимнән килгән Фәрит Зиганшинның башкорт кураенда уйнавы, балалар коллективларының курай моңнары искиткеч яңгыраш алды.
Тамашачы милли уен коралларының тавышларын тыңлап, моң дәрьясына чумып утырды.
Фестиваль – конкурсның жюри рәисе – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы җирле оешмасы җитәкчесе, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, язучы Факил Сафин, жюри әгъзасы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева финалистларга Дипломнар, спонсорларның бүләкләрен тапшырдылар.
Мондый чараларда балалар, барлык катнашучылар, коллектив җитәкчеләре башка кешеләрне һәм коллективларны күрә, үзләрен күрсәтә, шуның белән аларның осталыгы да арта барадыр.
Валентина Ибраһимова