tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналистика студентлары – Бөтендөнья татар конгрессы кунаклары
Журналистика студентлары – Бөтендөнья татар конгрессы кунаклары

Журналистика студентлары – Бөтендөнья татар конгрессы кунаклары

Бүген, 14 май көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Казан Федераль университетының журналистика бүлегендә белем алучы студентлар белән очрашу узды. Әлеге чара татар матбугаты үсешенә битараф булмаган яшьләрне милли оешмалар эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан оештырылды.

Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Фирдинат кызы Шәйхиева ачып җибәрде. Ул студентларны сәламләп, журналистика һөнәренең җаваплылыгы һәм әһәмияте турында фикерләре белән уртаклашты.

Аннан соң кунаклар өчен конгресс бинасы буенча экскурсия оештырылды. Гөлназ Шәйхиева студентларны оешманың тарихы белән таныштырды, бүлекләрнең эшчәнлеген күрсәтте. Алар “Дөнья” студиясенең иҗат процессына да күзәтү ясадылар.

Очрашуның икенче өлеше конференц-залда дәвам итте. Биредә студентлар Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Раес кызы Идрисова, Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Хәким улы Ибраһимов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдүс улы Шәрипов, шулай ук Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Фирдәвес улы Халиуллин белән очрашты. Алар үз эшчәнлекләре, проектлары турында сөйләде, журналистика өлкәсендә милли юнәлештә эшләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Очрашу җылы, дусларча мохиттә узды, сорау-җавап форматында нәтиҗәле диалог та булды. Ахырда кунаклар күрсәтелгән игътибар һәм файдалы мәгълүмат өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Мондый очрашулар яшь буында милли үзаң тәрбияләүдә, татар журналистикасының киләчәген билгеләүдә мөһим адым булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*