Бүген, 15 май көнне, «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев белән Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко очрашты.
Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров һәм эшмәкәр Ринат Әбүзәров катнашты.
Очрашуның төп темасы — 2026 елда Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү мәсьәләсе булды. Әлеге милли бәйрәмне Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Кече Труев авылында уздыру планлаштырыла. Очрашу вакытында яклар бу чараның төбәк өчен әһәмиятле вакыйга булуына ышаныч белдерде. Алар фикеренчә, Сабан туе милләтләр арасында дуслыкны ныгытачак, мәдәни багланышларны арттырачак һәм татар халкының бай мирасын саклау эшенә зур өлеш кертәчәк.