Бүген, 17 май, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының икенче көне. “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендә форумының пленар утырышы уза. Катнашучыларны сәламләп, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти-шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады.
– Татарларның үзәге – Казанның ислам дөньясының 2026нчы елгы башкаласы итеп игълан ителүе, шулай ук мәркәзебезгә мөселман илләреннән меңләгән кунаклар, дәүләт башлыклары, Хөкүмәт вәкилләре, икътисад вә сәнәгатьне кайгыртучылар килү – болар барысы да Аллаһының зур рәхмәте булуы өстенә уртак хезмәтнең дә җимеше, – дип ассызыклады Равил хәзрәт.
Үз чыгышында, махсус хәрби операция вакытында да, фән, мәдәният, спорт һәм башка күп өлкәләрдә дә мөселманнарның зур уңышка ирешүен, ил данын күтәрүен дә билгеләп үтте.
– Ватаныбызның бөек бәйрәме — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйм! Шул авыр еллардагы кебек, бүген дә имамнар халкыбыз белән бергә яши: борчулары белән борчыла, шатлыклары белән сөенә, илебезнең, дәүләтебезнең ныклы терәге булырга омтыла. Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап, халыклар арасындагы татулыкны ныгытуда зур көч куя, – диде Равил хәзрәт Гайнетдин.
Татар халкының рәхмәте белән, киләчәктә дә бу изге хезмәттә Раббыбыз Аллаһы Тәгалә безгә үзенең ярдәме белән булышсын дип, дога кылырга өндәп тәмамлады Равил хәзрәт үз чыгышын.