tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мансур Гыйләҗевның “Броник” дип аталган киносценариеның читкасы булды
Мансур Гыйләҗевның “Броник” дип аталган киносценариеның читкасы булды

Мансур Гыйләҗевның “Броник” дип аталган киносценариеның читкасы булды

20 май көнне Язучылар берлегенең драматургия остаханәсе кысаларында Г.Камал исемендәге театрның Камера залында Г.Тукай премиясе лауреаты Мансур Гыйләҗевның “Броник” дип аталган киносценариеның читкасы булды.

Киносценарийны автор үзе укыды. Мәңгелек кыйммәтләрнең бүгенге заманда җуела баруы шәхси фаҗигаләр һәм глобаль афәтләр яссылыгында талантлы каләм белән сүрәтләнгән киносценарий залдагы беркемне дә битараф калдырмады.

Әсәр укылып беткәннән соң туган кайнар бәхәсләр, фикер алышу күтәрелгән проблемаларның никадәр актуаль икәнлегенә тагын бер кат инандырды. Киносценарий киләчәктә фильмга әйләнеп, зур экраннардан карарга насыйп булсын!

Чыганак: yaz_tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*