Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәренә килде. Биредә ул XV Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак мәйданнарны карады.
Аның белән бергә мәйданчыкларны Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Алексей Жердев, Киров өлкәсе туризмны үстерү үзәге директоры Алексей Чепцов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Киров өлкәсе спорт министры урынбасары Надежда Анисимова һәм башкалар карады.
XV Бөтенроссия авыл Сабан туе татар җәмәгатьчелеге өчен генә түгел, ә бөтен төбәк халкы өчен дә әһәмиятле вакыйга булачак. Бәйрәм программасында — спорт ярышлары, халык иҗаты коллективлары чыгышлары, остаханәләр, шулай ук татар халкының милли ризыклары тәкъдим ителәчәк.
Сабан туе илнең төрле почмакларыннан килгән меңләгән кунаклар һәм катнашучылар җыячак дип көтелә. Бу чара мәдәни багланышларны һәм милли бердәмлекне ныгыту юлында тагын бер мөһим адым булачак.