tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рифат Фәттахов: Рәшит Ваһапов иҗаты төпсез кое сыман
Рифат Фәттахов: Рәшит Ваһапов иҗаты төпсез кое сыман

Рифат Фәттахов: Рәшит Ваһапов иҗаты төпсез кое сыман

21 майда, Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында профессиональ татар эстрадасына нигез салучы җырчы Рәшит Ваһапов истәлегенә багышланган «Ваһапов фестивале» лауреатлары концерты узды. Чарага килгән кунакларны Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов сәламләде.

«Рәшит Ваһапов иҗаты төпсез кое сыман. Ул күпме чумырып алсаң, шул кадәр күбәя бара. Еллар үткән саен ул якыная. Күптән түгел мин бер музыка белгече белән бәхәсләштем, ул Рәшит Ваһаповның башкару манерасы безнең теориягә бик үк туры килми, ди. Бу бит начар түгел, бу бит бик әйбәт! Димәк чын мәгънәсендә бөек буларак Рәшит Ваһапов катып калган теорияләргә буйсынмый. Бәйрәм мөбарәк булсын, киләчәктә дә татар моңы, иҗаты яңгырап торсын!» – диде ул.

Концерт Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Искә алу тантанасы Рәшит Ваһапов исемендәге фонд һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан оештырылды.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

2007 елдан башлап «Ваһапов фестивале» яшь талантлар бәйгесен уздыра һәм аларны сәхнәгә чыгара. Бәйрәм концертына озак еллар дәвамында бәйгенең даими жюри рәисе, Россиянең композиторлар берлеге идарәсе рәисе Рәшит Кәлимуллин мөхтәрәм кунак буларак килгән иде. Ул татар музыкасы үсешендә әлеге бәйгенең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Рәшит Ваһапов иҗатын балачактан радиодан тыңлап үстек. Аның җырлаган җырлары бүгенге көндә дә колакта яңгырый. Чын абруйлы җырчы, халык иҗатында зур эз калдырган шәхес. Әлеге бәйгедә ел саен 100 артык сәләтле балалар катнаша, димәк Рәшит Ваһапов иҗаты онытылмый, киләсе буыннарга җиткерелә», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Концертта Рөстәм Асаев, Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Алмас Хөсәенов, Илүзә Вәлиуллова, Динар Шәрәфетдинов, Аделя Мөбәрәкова, Ильяс Шәрипов, Рәйхан Габдуллина, Руслан Габбасов, Булат Закиров, Адилә Зиннәтуллина, Рөстәм Егоров, Зилә Гайнуллина һәм башкалар катнашты. Рәшит Ваһапов репертуарындагы җырлар, халык көйләре яңгырады.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*