Бүген, 25 май көнне, Үзбәкстанның башкаласы Ташкент шәһәрендә Үзәк Азия Сабан туе уза. Бу милли бәйрәм күпсанлы кунакларны һәм катнашучыларны бергә җыйды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Ул җыелган кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, Сабан туеның халыклар дуслыгы, мәдәни бердәмлек һәм традицияләргә хөрмәт символы булуын билгеләп үтте. Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Васил Шәйхразыев мәдәни тормышта актив катнашучыларга һәм җәмәгать эшлеклеләренә мактаулы бүләкләр тапшырды.
Биредә шулай ук Үзбәкстан Республикасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты рәисе Кахраман Сариев, Россия Федерациясенең гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Олег Мальгинов катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә Рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, конфессияләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга өлеш кертүләре өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнделәр: Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе Янгиюль районы Татар иҗтимагый мәдәни үзәге рәисе Гатауллина Әнисә Әдхәм кызы, Үзбәкстанның Бохара өлкәсе өлкәсе татар-башкорт милли мәдәни үзәге рәисе Забиров Равил Идиятулла улы һәм Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсе «Умырзая» татар-башкорт милли мәдәни үзәге рәисе Сөбханкулов Әхмәд Мәкәрим улы.
Татарстан Республикасы Рәисе боерыгы нигезендә Милләтләр арасында татулыкны hәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелдеТашкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә әгъзалары Узикаев Рафаэль Камил улына һәм Фәхәргалиева Рәйхан Хәнәфи кызына.
Шулай ук «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара Берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медальләре һәм «Бөтендөнья татар конгрессы»ның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Җыелган халыкка сәламләү сүзләре белән Үзбәкстан Республикасы Халыклар арасында милли мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты рәисе Кахраман Сариев һәм Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгинов мөрәҗәгать иттеләр.
Бәйрәмдә кунакларны милли спорт ярышлары һәм уеннар көтә: татарча көрәш, кул көрәше, гер күтәрү, әтәч белән баганага менү, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә белән йөгерү, аркан тартышу, бүрәнә өстендә капчык белән сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү һәм башка күптөрле күңел ачу чаралары.