tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гер күтәреп – рекордлар китабына
Гер күтәреп – рекордлар китабына

Гер күтәреп – рекордлар китабына

Төмән өлкәсенең чик сакчылары оешмасының ветераннары Бөек Жиңү көненә багышланган, масса күләмдә уздырылган авыр герләр күтәрүдә катнаштылар.

Төмәнлеләр Түре елгасы янындагы Мәхәббәт күпере янында берьюлы герләр күтәреп, Бөтенроссия рекордын куйдылар. Бу патриотик чарада 590 кеше катнашты. Яшүсмерләрдән алып олы яшьтәге ирләр дә, хатын-кызлар да бик тырыштылар. Чараның нәтиҗәсе Россиянең рекордлар китабында язылган дип куанычлы хәбәр ишетелде, аны бәйрәм көнендә «Жиңү көне: таңнан алып салютка хәтле» телемарафонын алып баручы «Тюменское время» телеканалы белдерде.

22-1-25

Аннары һәркайсыбызга Россиянең рекордлар китабына кертелүебез турында сертификат тапшырдылар. Монысы инде, бөек уңышка ирешү – шаккатырлык, катнашучылар һәм күреп-карап торучылар күңелендә онытылмаслык вакыйга булып калыр дип күз алдыма китерәм.  Төрле яшьтәге актив катнашучы Төмән батырлары шушы чарада үзләренең Ватанны сөюләрен, кирәк булса, аны саклар өчен бөтен көчләрен, җаннарын бирергә дә әзер икәнлекләрен күрсәттеләр.

Чик сакчылары оешмасының ветераннары буларак, без дә – мин үзем, Мансур Хөсәенов, Хәсән–Хөсәен Арангуловлар һәм әниләре Зәкинә апа оныклары белән катнаштык.

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең хәдисендә: «Ватанны сөю – диннең бер өлеше», – диелә.

Киләсе ярышларда да катнашып, алдагы урыннарны яуларга насыйп булсын иде дигән теләктә калам.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*