Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Оренбург өлкәсенең Пономарёв районына барачак. Сәфәр кысаларында ул Оренбург өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов белән очрашачак.