Ульяновск өлкәсенең спорт көрәше федерациясе рәисе, күренекле меценат Марат Хисамов махсус операция хәрбиләренә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашуы өчен, Ульяновск шәһәр Думасының “СВОга булышлык күрсәтүе өчен” (“За содействие СВО”) дип исемләнгән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
“Тынгысыз йөрәкле, киң күңелле, игелекле Марат Илгиз улы ярдәм җыю белән генә чикләнмичә, күп тапкырлар СВО зонасына барып, гуманитар ярдәмне хәрбиләргә үз куллары белән тапшырды һәм аларның хәлләрен белеп кайтты”,- диде шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Чыганак: emet73.ru