tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мортазаның кече Сабан туе зурлап уза
Мортазаның кече Сабан туе зурлап уза

Мортазаның кече Сабан туе зурлап уза

Мортаза авылында да татар халкының иң матур, гореф-гадәтләргә бай бәйрәмнәренең берсе – Кече Сабантуй үткәрелде. Бәйрәмдә олысы-кечесе бер булып уеннарда катнашып, күңел ачтылар.

Кече Сабантуйны Мортаза авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ак калфак һәм ветераннар Советы оешмалары берлектә оештырдылар.

– Мортаза авылында Сабантуй 8 июнь көнне дә узган иде. Ә кече Сабантуй безнең авылда 1985 еллардан бирле үткәрелә. Элек бәйрәм авылның Октябрь урамында оештырыла иде. Ни өчен мондый Сабан туе үтәме? Чөнки өлкән яшьтәге кешеләр әрәмәгә бара алмаганнар, – дип аңлатты бәйрәмне оештыручыларның берсе Илзия Латыпова. – Шул матур традиция бүгенге көнгә кадәр сакланып килә, зур бәйрәм әрәмәдә Сабантуй мәйданында уздырыла, ә Кече Сабантуй балалар мәйданчыгында оештырыла. Бәйрәм һәрвакыттагыча, борынгы гореф-гадәт, төрле йола һәм уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән әбиләр, апалар, яшүсмерләр һәм балалар төрле милли уеннарда –  капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, сулы чиләкләрне көянтәгә асып тизлеккә йөгерү, чүлмәк вату, катыктан йөзек табу һәм башка шундый уеннарда көч сынашып күңел ачтылар.

Бәйрәмгә җыелган кунакларны мәдәният йорты директоры Айсылу Малышева, сәнгать җитәкчесе Сиренә Садыйкова һәм китапханәче Илзия Латыйпова котладылар.

– Бәйрәм яшь буын балаларына әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне күрсәтү, борынгы күмәк уеннарны саклап калу максатыннан да оештырыла, – ди Илзия Латыйпова. – Шуңа күрә уеннарда өлкәннәр дә, балалар да бердәм катнашалар.

– Яшьлеккә, бала чакка кайткандай булдык, шундый күңелле булды, – дип бер тавыштан үз хис-кичерешләре белән уртаклаштылар үзләре дә уеннарда катнашкан Раушания Усманова һәм Җәмилә апа Шәйхуллина.

Шулай итеп, бәйрәм бик күңелле үтте, һәр кешегә, килгән кунакларга күтәренке кәеф, онытылмас мизгелләр һәм яшәү дәрте бүләк итте.

Чыганак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*