15 июнь көнне Кенәбаш авылында балалар өчен Сабан туе гөрләде. Зур сабантуйлардан бер дә калышмаган әлеге милли бәйрәм төрле уеннардан, җыр-бию, балаларның ялын кызыклы итеп оештырып, матур итеп күңел ачудан торды.
Бәйрәмдә олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итте. Шушы бәйрәмне оештыруда зур өлеш керткән «Игенче» күмәк хуҗалыгына, барлык авылдашларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, ди кенәбашлылар.
Чыганак: baltaci.ru