Кичә Казан Сабан туена бүләк җыю йоласы үткәрелде. Җигүле атлар белән дүрт арбага дүрт маршрут буйлап бүләк җыйдылар. Казан халкы мәш килеп 21 июньдә булачак Сабан туена әзерлек эшләрендә катнашты.
Беренче арба Казан Кремлендәге Татарстан Рәисе резиденциясеннән Кремль һәм Бауман урамнары буйлап барды. Иң элек Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләге тапшырылды. Ул милли бәйрәм батырларына өч бильярд таягы бүләк итте.
«Гомер-гомергә авылларыбызда да Сабантуй нәкъ бүләк җыюдан башланган. Бу матур традицияне Казанда да дәвам итүебез – аеруча кадерле. Чөнки Казан Кремле буйлап бизәлгән җигүле атларда, милли киемнәребездә йөрү генә дә ни тора! Без барлык татарстанлыларны һәм шәһәребез кунакларын Казан Сабан туена көтеп калабыз. Билгеле булганча, Сабантуй – өч мәйданда узачак. Бик күркәм, бик күңелле итеп әзерләнәбез», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова журналистлар белән аралашканда.
Казан мэры Илсур Метшин Сабантуйга телевизор бирде. Шулай ук милли яулык һәм башка күптөрле бүләкләр тапшырылды. «Сабантуй – һәрвакыт халкыбызның иң асыл, көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе булган. Элек-электән тырыш хезмәт кешеләренә рәхмәт белдерү, аларны хөрмәтләү мөһим вакыйгаларның берсе булган», – дип билгеләде Гүзәл Сәгыйтова.
ТР Милли музее билетлар һәм китаплар бүләк итте. Алга таба Сабантуйга бүләк җыеп сөрән салу йоласы Бауман урамы буйлап дәвам итте. Рестораннар, кунакханәләр матди бүләкләр дә тапшырдылар, шулай ук кайсыберләре музыкаль номерлар да әзерләгән иде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары традицияне хуплады һәм акциягә кушылды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кунакларны Дәүләт Советы рәисе һәм парламентарийлар исеменнән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева сәламләде.
«Без сезнең белән рухи яктан бай халык. Без Татарстанның күпмилләтле халкының традицияләрен саклыйбыз, – дип ассызыклады Ирина Терентьева. – Сабантуй – күп гасырлар элек барлыкка килгән, елдан-ел позицияләрен ныгыта һәм географиясен киңәйтә барган бәйрәм».
Чара кысаларында ул бәйрәмгә дип махсус әзерләнгән фарфор вазаны тапшырды. Шулай ук ул мәдәни мирасны саклау мөһим булуны ассызыклады: «Традицион кыйммәтләргә кагылу безне көчлерәк итә һәм рухи яктан баета. Иң мөһиме – Татарстанда милләтара тынычлык һәм татулык саклана. Халык традицияләренә мөрәҗәгать иткән чакта безнең һәрберебез җылылык хисе тоя, ә ышаныч һәм дуслык ныгый», – диде ул.
Ирекле инициативага шулай ук Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм башка депутатлар да кушылды.
Юлай Низаев
Чыганак: https://tatar-inform.tatar