Россия көнендә Төмән шәһәренең 400 еллык мәйданында өлкә, шәһәр хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә милли автономия оешмалары, шәһәр татар мәдәният үзәге тырышлыгында «Дуслык күпере» 30 нчы юбилейлы өлкә фестивале үтте. Быел ул Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар һәм өлкәдә Геройлар елына багышланды. «Дуслык күпере» фестивале чираттагы тапкыр өлкәдә яшәүче милләтләрнең үзара тату яшәп, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән бер-берсен баетып, Россиянең бердәмлеген һәм көчен ныгытуын күрсәтте. Мәйдан буйлап милли йортлар тезелеп киткән, аларда Төмән өлкәсе халыкларының көнкүреш, мәдәният элементлары, бизәнү әйберләре һәм милли бизәкләре куелган иде. Шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция геройларына багышланган стендлар булдырылган, милли уеннар белән интерактив мәйданчыклар да эшләде. Килгән халыкны губернатор Александр Моор сәламләп, бәйрәм белән котлады һәм:
-Быел фестивальнең гомуми тарихи хәтеренә басым ясалды. Һәр экспозициянең мөһим өлеше СССР халыкларының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турындагы хикәяләр булды. Ул чакта бер сафта дистәләгән милләт вәкилләре сугышты. Бүген бу традиция дәвам итә. Махсус хәрби операция зонасында төрле халык һәм конфессия вәкилләре хезмәт итә. Күбесе дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде, алар арасында – Россия Геройлары. Бу – илнең көче бердәмлектә һәм үзара ярдәм итүдә булуына тагын бер дәлил, – дип сөйләде. Һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең батыр йөрәкле уллар үстергән ата-аналары, тормыш иптәшләренә – ышанычлы тыл булган хатын-кызларга Рәхмәтнамәләр тапшырды, халык белән Россия гимнын башкарды. Аннары төбәк башлыгы шәһәр җитәкчесе Максим Афанасьев һәм хөкүмәт вәкилләре белән 17 милләт вәкиленең үз мәдәнияте үзенчәлекләрен күрсәткән экспозицияләрен карадылар, халык белән сөйләшеп, милли киемдәге фестиваль кунаклары белән фотога төштеләр, биеделәр. Максим Афанасьев үз көчен төньякның төп халыкларының милли уенында – импровизацияләнгән болан мөгезләренә аркан ыргытуда сынап карады.
Татар йортында кунакларны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина җитәкчелегендә Төмән шәһәре һәм Яркәү районы «Уңган хатын-кызлар» иҗтимагый оешмалары, «Өлкә татар яшьләре берлеге» (Исмаил Моратов) яшьләре активистлары якташларыбыз – Бөек Ватан сугышы һәм Россия Геройлары турында тәфсилләп сөйләделәр. Ямбай авылы музее (җитәкчесе Нэля Фәйзуллина) әзерләгән күргәзмәләр, Яркәү районы «Уңган хатын-кызлары» оешмасы җитәкчесе Эльза Шамөхәмәтованың кул эшләре белән таныштылар.
Төрле кул эшләре буенча мастер-класслар оештырылды. Күпләр махсус хәрби операциядәге егетләрне Россия көне белән котлап хат та яздылар. Параллель рәвештә сәхнәдә 88 милли коллектив катнашында бәйрәм концерты гөрләде. Алар арасында чит төбәкләргә дә даны таралган «Пышны» (җитәкчесе Җәгъфәр Касыймов) фольклор, «Чимги-Тура» (Ислам Сафин) уен кораллары ансамбльләре һәм яшь егет Салават Сәитовның чыгышлары тамашачыларны дәртләндерде. Кунакларга яңа гаилә туу да истә калырлык оештырылды – сәхнәдән Төмән егете сөйгәненә тәкъдим ясады, кыз тантаналы рәвештә үзенең ризалыгын белдерде.
Кояш кыздыруына, һава бөркү булуга карамастан, халык файдалы ял итте.
Чыганак: “Яңарыш” газетасы