tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов XV Бөтенроссия авыл Сабан туе кунакларын сәламләде
Рөстәм Миңнеханов XV Бөтенроссия авыл Сабан туе кунакларын сәламләде

Рөстәм Миңнеханов XV Бөтенроссия авыл Сабан туе кунакларын сәламләде

Бүген, 28 июнь көнне, Киров өлкәсендә XV Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Милли бәйрәмне ачу тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

– Сезне Татарстан Республикасы исеменнән ихлас сәламлим. Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашу — безнең өчен зур хөрмәт. Бәйрәм шушы күркәм мәйданда уза, әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылган. Сабантуй — халкыбызның иң яраткан, иң көтеп алынган бәйрәме. Бу күркәм бәйрәмне оештырган өчен барлык оештыручыларга ихлас рәхмәтемне белдерәм! – диде ул.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Биредә шулай ук Киров өлкәсе буенча баш федераль инспектор Григорий Житенев Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның котлавын укыды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*