tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV Бөтенроссия авыл Сабан туе батыры билгеле
XV Бөтенроссия авыл Сабан туе батыры билгеле

XV Бөтенроссия авыл Сабан туе батыры билгеле

Бүген, 28 июньдә, Киров өлкәсендә XV Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Көннең иң мавыктыргыч вакыйгаларының берсе милли көрәш булды. Баш батыр исеме өчен көрәштә илнең төрле төбәкләреннән көрәшчеләр катнашты. Спортчылар көч, чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.

Кызу ярышлардан соң бәйрәмнең төп герое – XV Бөтенроссия авыл Сабан туе батыры билгеләнде. Ул –  Татарстан Республикасыннан Эльдар Хәмитов.

Сабантуй батырына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның төп бүләге — «Лада» автомобиле ачкычы тапшырылды. Бүләкне тантаналы рәвештә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*