tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Герой Йолдызы»н ачтылар
«Герой Йолдызы»н ачтылар

«Герой Йолдызы»н ачтылар

Тубыл шәһәренең 7 нче микрорайонында махсус хәрби операциядә катнашучы, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре капитаны Радик Айтняковның тантаналы рәвештә «Герой Йолдызы»н ачтылар. Әти-әнисе яши торган 4 нче йорт подъездында «Алтын Йолдыз» урнаштыру тантанасы узды. Тантаналы чара шәһәр администрациясе вәкилләрен, «Үлемсез полк» гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте әгъзаларын, яшь армиячеләрне, сугышчының туганнарын һәм якыннарын җыйды. Тантанада катнашучыларны Тубыл башлыгы урынбасары Павел Робакидзе, муниципалитет башлыгы ярдәмчесе Алексей Бердин, шәһәр Думасы рәисе урынбасары Михаил Никитин, Тубыл шәһәре һәм Тубыл районы хәрби комиссары Юрий Золотарев, «Сибиряк» спорт комплексының өлкән инструкторы, хәрби хезмәткәрнең тренер-остазы Андрей Сабаров һәм көрәшченең әнисе Эльмира Айтнякова сәламләделәр.

Радик Юрис улы – «Сибиряк» спорт клубын тәмамлаган, армиядә кул сугышы буенча күп кенә казанышларга һәм җиңүләргә ия булган. Инженер гаскәрләре маршалы А.Прошляков исемендәге Төмән югары хәрби-инженерлык команда училищесын тәмамлагач, беренчеләрдән булып Украинага махсус хәрби операция уздыру зонасына рота командиры буларак җибәрелә. 2024 елның 31 октябрендә хәрби биремне үтәү барышында, аягын ампутацияләүгә китергән яра ала. Озак тернәкләндерү юлын узгач, протезга баса һәм үз хәрби частена хезмәткә кайта. Хәзерге вакытта хәрби хәрәкәтләр ветераны шәхси составны укыту буенча инструкторлык эшчәнлеген дәвам итә. Сугыш вакытында күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен Радик Айтняков дәүләт бүләкләре – «Суворов» медале, «Батырлык» ордены, «Батырлык өчен», «Авдеевканы азат иткән өчен», «Махсус хәрби операция катнашучысы» һәм II дәрәҗә «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә.

«Герой Йолдызы» төбәк патриотик акциясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Төмән өлкәсендә Геройлар елына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Чара кысаларында 2025 ел дәвамында «Алтын Йолдыз»ларны Бөек Ватан сугышы ветераннары, локаль конфликтларда һәм тынычлык урнаштыру операцияләрендә катнашучылар, махсус хәрби операция сугышчылары, социаль хезмәт Геройлары, техноген һәлакәтләрне бетерүчеләр, күренекле медицина хезмәткәрләре, спортчылар һәм волонтерлар яшәгән яки яши торган йортларга беркетәчәкләр. «Герой Йолдызы» акциясенең максаты – үз батырлыклары белән туган җирне данлаучылар истәлеген саклау.

Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*