tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта «Татар кызы 2025» бәйгесенең финалы узды
Санкт-Петербургта «Татар кызы 2025» бәйгесенең финалы узды

Санкт-Петербургта «Татар кызы 2025» бәйгесенең финалы узды

29 июнь көнне Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе кызлары арасында Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең төбәк этабы финалы «Рыбацкий» Мәдәният йортында үтте.

Проект татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау эшенә битараф булмаган кешеләрне берләштергән мөһим мәдәни вакыйга булды. Быелгы бәйгенең үзәк темасы — заманча татар кызы образы: белемле, актив, зәвыклы һәм милләтенә тугры булган шәхесне күрсәтүгә багышланды.

Финалга әзерлек барышында катнашучылар күптөрле сынаулар үттеләр, алар арасында: гаиләләре, кызыксынулары һәм милли үзаңнары турында сөйләүче видеовизиткалар әзерләү; татар телендә җырлар, биюләр, шигырьләр аша тәкъдим ителгән иҗади чыгышлар; кул эшләре этабы, анда катнашучылар үз куллары белән ясалган эшләрен күрсәтте; милли ризыклар тәкъдим ителгән аш-су этабы; интеллектуаль бәйге, анда кызлар татар халкы тарихын һәм мәдәниятен белүләрен, шулай ук заманча татар кызының җәмгыятьтәге урыны турында фикер йөртү сәләтен күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, көчле финалдан соң ике җиңүче билгеләнде: Ралинә Шәйдуллина һәм Алия Вакилова. Әлеге кызлар Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсен Казанда узачак Халыкара «Татар кызы» конкурсының ярымфиналында тәкъдим итәчәкләр.

Халык мәхәббәте иясе — Алия Мортазина, залны ихласлыгы, харизмасы һәм милли мәдәнияткә мәхәббәте белән яулады.

Барлык финалистлар, оештыручылар һәм җиңүчеләр Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән –Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең башкарма директоы — Халиуллин Алмаз Фирдәвис улы рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Бәйгегә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (җитәкчесе — Шәяәхмәтов Шамил Илһам улы) һәм Бөтендөнья татар конгрессы зур ярдәм күрсәттеләр. Бу проектларның әһәмияте яшь буынны берләштерүдә, төбәкләр арасында мәдәни багланышларны көчәйтүдә аеруча зур.

Санкт-Петербургтагы төбәк этабының төп оештыручысы Питер буйлары хәрәкәтенең җитәкчесе — Юлия Хөчәшева зур эш башкарды

Бәйгенең финалы гүзәллек һәм талант бәйрәме генә түгел, ә татар милләтенең рухи үзаңын ныгыту өчен әһәмиятле мәйдан да булды. Ул янәдән исбатлады: яшь буын татарлар үз халкының бай мәдәни мирасын сакларга һәм үстерергә омтыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*