Быел Россия Федерациясе Президентының 4,2 миллиард сумлык грантлары 1640 коммерциясез оешмага бүлеп бирелә. Алар арасында Николаевка районы Татар Сайманы авылының “Достижение” ТОСы (рәисе – Галия Саюкова) да бар.
“Достижение” ТОСы 315282 сумлык грант акчасын “Обелискны саклап – истәлекләрне саклыйбыз” дип аталган проектны тормышка ашыруга, ягъни Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә куелган обелискны реконструкцияләү һәм аның тирәсендәге территорияне төзекләндерү эшләренә сарыф итәчәк.
Татар Сайманы авылында обелиск 1968 елның 16 октябрендә ачыла. Ул авылның нәкъ үзәгендә, авыл мәдәният йорты белән янәшә урнашкан. Бөек Ватан сугышы кырларында мәңгелеккә ятып калган 190 авылдашларының исем-фамилияләре һәйкәл эченә томалап куелган. Ә обелискны үзен СССР гербы, Ватан ордены һәм “Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый” дигән вывеска бизи.
Чыганак: emet73.ru