tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Идегәй» аудиодастанын презентацияләделәр
Казанда «Идегәй» аудиодастанын презентацияләделәр

Казанда «Идегәй» аудиодастанын презентацияләделәр

Кичә «Тамырлар» туристлык челтәренең беренче объекты булган төрки тирмәдә тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайловның «Алтын Урда хакиме: Идегәй – легендар кеше» лекциясендә «Миллиард.Татар» командасы «Идегәй» дастаны яздырылган диск тәкъдим итте. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итә.

«Миллиард.Татар» журналисты һәм проект катнашучысы Илгизәр Вахитов әйтүенчә, дастанны Татарстанның фән, мәдәният һәм сәнгать өлкәләреннән 11 шәхес яздырган. Алар арасында шагыйрь Ләбиб Лерон, язучы Рабит Батулла, әдәбиятчы Фәнил Гыйләҗев, тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, «Риваять» этно-төркеме солисты Руслан Габитов бар. Аудодастан татар язучысы Нәкый Исәнбәтнең материаллары нигезендә әзерләнгән.

«Дискның тышлыгын һәм иллюстрацияләрне «Миллиард.Татар» командасы булдырды. Аудиодастанны дискта гына түгел, безнең онлайн сервислар аша да тыңларга мөмкин. Ул 18 бүлеккә бүленгән: хәзерге вакытта аларның бишесен тыңлап була, атна саен яңа бүлек урнаштырылып барачак», – диде журналист.

Чыгышын йомгаклап, Вахитов проектның партнерларына рәхмәт белдерде. Алар арасында Татмедиа матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Тәртип» радиосы, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, «Безнең мирас» һәм «Казан утлары» журналлары, шулай ук «Риваять» этно-төркеме бар.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*