tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Прокопьевск шәһәрендә V Халыкара шахтёрлар Сабан туе уза
Прокопьевск шәһәрендә V Халыкара шахтёрлар Сабан туе уза

Прокопьевск шәһәрендә V Халыкара шахтёрлар Сабан туе уза

Бүген, 12 июль көнне, Прокопьевск шәһәрендә V Халыкара шахтёрлар Сабан туе старт алды. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук Кемерово өлкәсе губернаторы Илья Середюк бар.

Бәйрәм мәйданчыкларында концерт номерлары, остаханәләр һәм спорт уеннары оештырылган. Шулай ук биредә татар, телеут, шор, чуаш, мордва, удмурт һәм рус халыкларының көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыра торган милли ишегаллары эшли. Кузбасс халыклары Ассамблеясенең яшьләр юнәлешенә багышланган аерым мәйданчык та тәкъдим ителгән.

Сабан туе программасы концерт номерларына бай. Тамашачыларны Кузбасс һәм Татарстан иҗат коллективлары чыгышлары сөендерә. Баш сәхнәдә чыгыш ясыйлар: «Себер калейдоскопы» губернатор бию театры, «Себер ысуллары» бию ансамбле, И.Д. Кобзон исемендәге мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары, «Златница» казак җыры ансамбле. Татарстан Республикасыннан килгән артистлар: Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан егетләре» триосы, ZAKARIA төркеме.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*