tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 35нче Юбилейлы Сабан туе Лесосибирск халкын берләштерде
35нче Юбилейлы Сабан туе Лесосибирск халкын берләштерде

35нче Юбилейлы Сабан туе Лесосибирск халкын берләштерде

5 июльдә Красноярск краеның Лесосибирск шәһәрендә, Николай Колпаков исемендәге мәйданда, милли бәйрәмебез — 35нче юбилейлы Сабан туе зурлап үткәрелде. Әлеге чара төбәкнең иң әһәмиятле мәдәни вакыйгаларының берсе булды.

Борынгыдан ук язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан үткәрелүче Сабан туе бүгенге көндә татар халкының рухи мирасын, милли үзаңын һәм халыклар арасындагы дуслыкны чагылдырган зур мәдәни символга әверелде. Бу бәйрәм төрле милләт, яшь һәм һөнәр ияләрен милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә һәм гаилә кыйммәтләренә нигезләнеп берләштерә.

Оештыручылар чакыруы буенча бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Хәлиуллин Алмаз Фирдәвис улы катнашты. Ул катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән сәламләп чыгыш ясады. Рәиснең мөрәҗәгатендә Сабан туеның татар халкының мәдәни мирасы буларак аеруча әһәмиятле булуы ассызыкланды.  Хәлиуллин Лесосибирск шәһәренең татар җәмәгатьчелеген актив эшчәнлеге һәм милли традицияләрне саклап калу юнәлешендәге тырышлыгы өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

«Сабан туе — гади халык бәйрәме генә түгел, ул — буыннарны бәйләүче, милли традицияләр һәм рухият теле булган тере мирасыбыз. Мондый бәйрәмнәр ныклы мәдәни тирәлек тудыра, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыта, халкыбызның байлыгын саклый».

Бәйрәм кысаларында шулай ук истәлекле һәм әһәмиятле вакыйга булды — Енисейск шәһәренең иҗат коллективына милли аяк киеме — сатып алу өчен Сертификат тапшырылды. Биредә күптөрле кызыклы чаралар да тәкъдим ителде: көрәш буенча милли турнир, Лесосибирск һәм Татарстаннан килгән артистлар чыгышлары, милли кул эшләре буенча остаханәләр, балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар һәм бәйгеләр.

Сабан туеның иң зарыгып көтелгән мизгеле — көрәш турниры булды. Зур тамаша тудырган әлеге ярышта батыр булып танылган җиңүче төп бүләк — тере сарык белән бүләкләнде. Ул батырлык һәм хөрмәт символы булып санала.

35нче юбилейлы Сабан туе — милли гореф-гадәтләребезнең ерак төбәкләрдә дә яшәп килүен, үсеш алуын янә бер кат раслады. Бәйрәм халыкны дуслык, мәдәни мирас һәм милли горурлык рухында берләштерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Лесосибирск шәһәре хакимиятенә, җирле татар милли-мәдәни автономиясенә һәм бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырган барлык хезмәттәшләргә тирән рәхмәтен белдерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*