tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Канск шәһәрендә Сабан туе: милли традицияләр һәм дуслык бәйрәме
Канск шәһәрендә Сабан туе: милли традицияләр һәм дуслык бәйрәме

Канск шәһәрендә Сабан туе: милли традицияләр һәм дуслык бәйрәме

6 июль көнне Красноярск краеның Канск шәһәрендә татар халкының борынгы милли бәйрәме — Сабан туе зурлап уздырылды. Чара шәһәрнең Мәдәният һәм ял паркында үтте, кунакларны милли рух, җыр-биюләр һәм күңелле уеннар каршы алды.

Сабан туе — хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәт символы. Бүген ул төрле милләт, яшь һәм һөнәр ияләрен берләштереп, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыта, традицияләрне саклый.

Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Хәлиуллин Алмаз Фирдәвис улы катнашты. Ул бәйрәм кунакларын кайнар котлап, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов исеменнән сәламләүләр җиткерде. Үз сәламләве сүзендә Сабан туеның милли үзаңны саклау, халыклар арасындагы татулыкны ныгытудагы әһәмиятен билгеләп үтте.

Сабан туе кысаларында  корәш — батырны ачыклау ярышы, майлы баганага менү — батырларның батырлыгын күрсәтү урыны, кызыклы милли уеннар, җырлар, биюләр һәм милли киемнәр күргәзмәсе узды.

Быелгы бәйрәм аеруча әһәмиятле булды, киләсе елда — Канск шәһәренең юбилейлы, унынчы Сабан туе узачак. Әлеге дата уңаеннан бәйрәм тагын да киңрәк масштабта, төбәкләрдән килгән кунаклар катнашында оештырылачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Канск шәһәре җитәкчелегенә, җирле татар милли-мәдәни автономиясенә һәм бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтен белдерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*