tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишкәк шәһәрендә «Татар кызы – 2025» бәйгесенең төбәк финалы үтте
Бишкәк шәһәрендә «Татар кызы – 2025» бәйгесенең төбәк финалы үтте

Бишкәк шәһәрендә «Татар кызы – 2025» бәйгесенең төбәк финалы үтте

Быел «Татар кызы – 2025» халыкара бәйгесенең төбәк этабы Бишкәк шәһәрендә җылы, ихлас атмосферада узды. Әлеге бәйгедә чын күңелдән татар мәдәниятенә гашыйк, тырыш һәм максатчан кызлар катнашты.

Бәйге түбәндәге этаплардан торды: автобиографияне тәкъдим итү, иҗади чыгыш, зирәклекне сынау һәм милли аш-су бәйгесе. Һәр кыз үзен яхшы яктан күрсәтергә тырышты, ләкин Карина Алиева аеруча игътибарга лаек булды. Ул үзенең активлыгы, сәхнәдә үз-үзен тотышы һәм тапкыр җаваплары белән жюри әгъзаларының күңеленә кереп калды.

Нәтиҗәдә түбәндәге номинацияләр тапшырылды: Карина Алиева — «Иң нәзәкатьле кыз»,  Разия Розыева — «Иң максатчан кыз», Рамиля Хузахметова  — «Иң назлы кыз».

Барлык катнашучыларны ихлас котлыйбыз! Бишкәк шәһәрендәге төбәк этабы, тагын бер кат, чит җирләрдә дә горурланып татар исемен йөртүче сәләтле кызларыбыз барлыгын күрсәтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*