tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  Чүпрәледә “Вәлиулла Хәсәнов укулары” узды
 Чүпрәледә “Вәлиулла Хәсәнов укулары” узды

 Чүпрәледә “Вәлиулла Хәсәнов укулары” узды

27 июль көнне зыялылар, галимнәр, дин әһелләре,  җәмәгать эшлеклеләре катнашында Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында милләтебез, республикабыз, илебез тарихына һәм авыл мәчетенең 30 еллыгына багышлап үткәрелә торган  “Вәлиулла Хәсәнов укулары”  икенче фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференциянең темасы — “Милләтебездә кием әдәбе”.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.

Конференция кунакларын бай эчтәлекле программа белән каршыладылар.

Чара “Вәлиулла чишмәсе” суын авыз итеп иртәнге чәй эчүдән башланып китте. Яңа Ишле авылы мәчете янында район китапханәләренең күргәзмәсе,  “Чүпрәле халкының татар милли киеме белән танышу”, чалма чорнау,  яулык бәйләү буенча остаханәләр узды.  Илгиз Шәйхразыев жырларын тыңлап та ял итте кунаклар.

Авыл зиратына  зиярәт кылынды, өйлә намазы да укылды. Намаздан соң “Вәлиулла чишмәсе” янында кунаклар корбан ашыннан авыз иттеләр. Балалар өчен спорт чаралары, уеннар да үткәрелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*