tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оныгымның җәйге ялы
Оныгымның җәйге ялы

Оныгымның җәйге ялы

Җәйге каникул вакытлары балалар өчен күңелле һәм файдалы узып бара. Тубыл шәһәренең 7 нче мәктәбендә укучы оныгым Линар Исламов быел 1 сыйныфны уңышлы тәмамлады. Уку елында тырышып укыды, класстан тыш чараларда актив катнашты. Линар Тубыл шәһәренең «Синтез» сәнгать һәм мәдәният үзәгендәге «Фортуна» ансамблендә җырлады. Каникул вакытларында шәһәр сәхнәләрендә балалар чыгышлары белән тамашачыларыбызны сөендерделәр.

Бу чын мәгънәдә шәһәрдә танылган эстрада вокалы мәктәбе. Җитәкчесе Фәйзана Сәйфуллинаны оныгым һәм монда җырларга өйрәнүче балалар бик яраталар. Аның җитәкчелегендә балалар төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алалар. Линар җәйге ял айларында да төрле мәдәни чараларда, шәһәр күләмендә узган зур бәйрәмнәргә багышланган концертларда катнашты. Себер-татар мәдәният үзәгендә эшли башлаган танылган җырчы, укытучы Наҗия Хәкимовага да йөри башладык. Ул Линарга «Бер Аллаһка ышанам» җырын өйрәтте. «Балкыш» ансамбленә дә йөрербез дип ышанабыз. Соңгы айларда Линар Исламов төрле дәрәҗәдәге 7 җиңү дипломына лаек булды. Каникул вакытында аларның чыгышларын Россия көне дәүләт бәйрәменә багышланган концертта, шәһәр көненә багышланган концертта тамашачылар җылы каршы алдылар. Җәйге ял вакыты күңелле, файдалы узганына без шатбыз. Тагын бер сынауны җиңеп чыктык. Линар укыган мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытылмаса да, ул үз теләге белән мөстәкыйль рәвештә татарча укырга өйрәнде. Себер-татар мәдәният үзәгендә узган чараларда катнашты. Өйдә әби-бабасын Муса Җәлил, Габдулла Тукай шигырьләрен укып сөендерде. Мин барлык укытучыларына рәхмәт әйтәсем килә. Өлкә газетабыз «Яңарыш»ны яздырабыз. Монда балалар өчен шигырьләр дә куелсын иде дигән теләкләребезне җиткерәсем килә.

Фәрхинур КОРМАНБАКИЕВА, Тубыл шәһәре.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*