tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Үз телем» бәйгесенең финалистлары билгеле
«Үз телем» бәйгесенең финалистлары билгеле

«Үз телем» бәйгесенең финалистлары билгеле

«Үз телем» бәйгесенең финалистлары билгеле!

Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә быел 60ка якын гариза килде. Нәтиҗәдә 15 проект финалга чыкты. Аларның авторлары – биредә!

Якын арада финалистлар үз проектларын жюри әгъзаларына тәкъдим итәчәк: презентация барышында катнашучылар идеяләре белән уртаклашып кына калмыйча, аларның әһәмиятен дәлилләргә тиеш була. Бәйгенең гомуми приз фондыннан иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак. Нинди кызыклы проектлар белән танышырбыз икән?

Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» бәйгесе Казан Мэриясе тарафыннан Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов инициативасы белән 2021 елдан оештырылып килә.

Чыганак: kzn_official_tat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*