Казанда аналарга багышланган яңа мурал барлыкка килде. Аны Татарстан урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан йортның фасадында күрергә була. Рәсем авторы – «ФормАрт» урам сәнгате фестивале җиңүчесе, рәссам Гүзәл Хәйбуллина, аны диварга граффити остасы Роман Левашов ясаган.
Рәсем авторы Гүзәл Хәйбуллина сүзләренчә, картина татар халкының милли үзенчәлекләренә таянып ясалган.
«Иң баштан әлеге рәсем татар телле балалар бакчасы заказы буенча ясалган иде. Минем бала белән ана арасындагы җылылыкны чагылдырасым, шул ук вакытта татар халкының милли бизәкләрен искә төшерәсем, халыкка күрсәтәсем килде. Ислам дине кануннары буенча, кеше битен сурәткә төшерү гөнаһ гамәл булып санала, шуңа күрә әлеге рәсемдә геройларның күзләре йомык булу да зур роль уйный. Шәһәребез кунаклары әлеге рәсемдә милли бизәкләрне күреп сокланыр, татар халкы тарихы белән тагын да кызыксына башлар дип ышанам», – диде автор «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Чыганак: tatar-inform.tatar