tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның Киров районында урнашкан “ИХЛАС” мәхәлләсендә татар җәмәгатьчелеге белән иртәнге чәй узды
Уфаның Киров районында урнашкан “ИХЛАС” мәхәлләсендә татар җәмәгатьчелеге белән иртәнге чәй узды

Уфаның Киров районында урнашкан “ИХЛАС” мәхәлләсендә татар җәмәгатьчелеге белән иртәнге чәй узды

Бүген, 8 август көнне, Уфаның Киров районында урнашкан “ИХЛАС” мәхәлләсендә татар җәмәгатьчелеге белән иртәнге чәй узды.

“Ихлас”ның имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин оештырган чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев, Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов һәм башка хөрмәтле шәхесләр катнашты.

Очрашу барышында Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиевка юбилее айканлы Бөтендөнья татар конгрессының кул сәгате тапшырылды.

БТКның Башкортстандагы вәкиллеге ярдәме һәм СССРның Атказанган спорт мастеры Фәвил Гыйлданов тырышлыгы белән эшләнелгән Ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәевның портреты кунакларга тәкъдим ителде.
Әйткәндәй, Фәвил Гыйлданов каһарманыбыз Муса Гәрәев исемен тагын да ныграк таныту, мирасын саклап, киләчәк буыннарга җиткерү эше белән яна, туган як тарихы буенча эзләнүләр алып бара.

Гомумән алганда, очрашу барышында байтак актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Чыганак: agidelwave

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*