tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан шәһәрендә “Милләт Җыены” чарасы узачак
Казан шәһәрендә “Милләт Җыены” чарасы узачак

Казан шәһәрендә “Милләт Җыены” чарасы узачак

Бөтендөнья татар конгрессының 2025 елга эш планы нигезендә агымдагы елның 26-28 августында Казан шәһәрендә “Татарстан – рухи Ватаным”  шигаре астында “Милләт Җыены” чарасы узачак.

“Милләт Җыены” Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында көнүзәк агымдагы мәсьәләләрне хәл итү һәм хәзерге заман шартларында татар милләте үсешенең хәлиткеч юнәлешләрен билгеләү максатыннан үткәрелә.

2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында,Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов катнашында уздырыла торган әлеге чара татар дөньясы башкаласы Казанда бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкының 1 мең күренекле вәкилен үзенә җыячак.

Быел Милләт Җыены яңа форматта оештырыла. Чара кысаларында бер үк вакытта VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыены узачак.

Чараның өч көнлек программасында – Бөтендөнья татар конгрессының 33 еллыгына багышланган фото-күргәзмә белән танышу, Тантаналы ачылыш, «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы (Б. Рәмиев исемендәге IT-park), Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районына сәяхәт (VII Бөтендөнья татар хатын – кызлары форумы делегатлары өчен), Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына сәяхәт (Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыенында катнашучылар өчен), Татарстан Республикасы Арча муниципаль районына сәяхәт (чакырылган кунаклар өчен) бару, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында “Милләт Җыены”ның йомгаклау пленар утырышы узуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*