tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай скверы ачылды
Тукай скверы ачылды

Тукай скверы ачылды

Үзенең үткәннәренә хөрмәт белән караучы, тарих битләрен кадерләп саклаучы, авылының бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртып яшәүче халыкның киләчәге дә матур, өметле була. Сарт-Нәүруз авылында да һәр кеше, үзенең җаваплылыгын аңлап, авылны тагын да күркәмрәк итү өчен бергәләшеп эшли.

Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы елларда биредә байтак үзгәрешләр булды: авыл уртасында, халыкны яктылыкка, иманга чакырып, мәчет балкый, якында гына төрле сугышларда катнашкан һәм һәлак булган якташларына мемориаль комплекс, Урындагы башлангычларга ярдәм программасы чикләрендә балалар һәм спорт мәйданчыгы төзелде, су үткәрелде, юллар төзекләндерелә, төрле объектлар барлыкка килә.

Шушы көннәрдә авылда тагын бер истәлекле вакыйга булып узды – татар халкының бөек шәхесе Габдулла Тукайның 135 һәм авылның 310 еллыгы уңаеннан төзелә башлаган скверны ачу тантанасы узды.

Шушы авылда туып-үскән һәм анда яшәүчеләрнең көче, шулай ук Прибельский авыл биләмәсе хакимияте ярдәме белән булдырылган сквер һәм Габдулла Тукайга һәйкәлне ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Прибельский авыл биләмәсе башлыгы Наталья Суркова, бу һәм башка бик күп изге эшләрнең башлангычында торучы, авылның Аксакаллар берлеге әгъзасы, Русия Торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре Наил Равилов катнашты. Әйткәндәй, кызыл тасмагы кисү хокукы да аларга бирелде.

Наталья Анатольевна, кунакларны һәм барлык җыелучыларны сәламләп, Сарт-Нәүруз авылы халкының тырыш, уңган булуын һәм авылдагы барлык күркәм үзгәрешләргә фәкать халыкның активлыгы белән ирешелүен билгеләде.

Альфред Әмир улы да әлеге скверны Габдулла Тукаебыз белән бәйле җәннәт бакчасы, дип атады һәм бөек шәхесебезне искә алу урыннары, шул исәптән һәйкәлләр, Уфа, Туймазы шәһәрләреннән тыш, авыл җирлегендә санаулы гына булуын ассызыклап, изге эш башкаручыларга, аерым алганда Наил Сәйфелгалим улына һәм аның барлык ярдәмчеләренә изге теләкләрен җиткереп, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Үзенең чыгышында авылның активисты Наил Равилов Сарт-Нәүрузның тарихына да тукталып китте, күренекле шәхесләрен телгә алды һәм бүген дә авыл тормышында актив катнашып яшәүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

Скверны ачу тантанасы уңаеннан Прибельский авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре бай концерт программасы әзерләгән иде. Җыр-биюләр кунакларның чыгышлары, тәбрикләү мизгеләре белән үрелеп барды. Шулай ук, тантаналы чара чикләрендә авылның иң өлкән һәм иң яшь кешесен хөрәтләп үттеләр, алтын туйларын билгеләүчеләр һәм яңа гына өйләнешкән гаилә парларын бүләкләделәр. “Иң матур йорт”, “Иң яхшы шәхси ярдәмчел хуҗалык” конкурсларына да йомгак ясалды.

Әлеге чара, һичшиксез, халык күңелендә тирән эз калдырды. “Туган тел” җырының моңлы аһәңе белән башланып, илебезгә мәдхия укучы җыр белән тәмамлануы ватанпәрвәрлек хисләрен яңартты, бердәмлекнең әһәмиятен ассызыклады.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*