Ромодан районы Белозерье авылында Мөселманнарның Диния нәзарәте җәмгыятьләре өчен Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мәдәни-спорт чарасы узган.
Республиканың төрле авылларыннан берничә йөз катнашучыны хөрмәтле кунаклар сәламли, шул исәптән чарага махсус килгән Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Вәлиәхмәтов.
Ел саен ярышларның беренче өлешендә интеллектуаль конкурс-та гаилә һәм никах темасы буенча сорауларга җавап кайтаралар. Белозерье авылыннан «Раджаб» җәмгыяте командасы иң дөрес һәм тулы җаваплары белән беренчеләр булдылар.
Чараның икенче өлешендә йөгерү, турникта тартылу, кул көрәше, гер күтәрү, таш ыргыту буенча спорт ярышлары үткән. Быел да ук ату конкурсында катнашучылар ярышкан. Киләчәктә дә бу милли көрәш спорт төрен үстерергә уйлыйлар. Бу төрдә җиңүче – Белозерьедан Салих Бәширов. Ул, гадәттәгечә, батыр бүләген – тере бәрәнне җилкәсенә салды. Калган барлык җиңүчеләр грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Чараны оештыручы Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасының рәисе, шәех Раиль хазрәт Асаинов үзенең ВКонтакте битедә болай ди: «Әлеге матур һәм эчтәлекле ярышлар бик күңелле үтте. Күпләр гаиләләре белән генә түгел, ә берничә буын вәкилләре- бабалары, әтиләре һәм балалары килде. Оештырылган барлык ярышта яше-олысы катнашты. Мондый чаралар гаиләләрне ныгытуга хезмәт итә – гомергә калган уңай хис-кичерешләр һәм истәлекләр кала. Рәхмәт барлык оештыручыларга, иганәчеләргә, волонтерларга.»
Чарада мотоцикл спорты һәм пычак ыргыту буенча мастер-класслар нәтиҗәле оештырылган. Халыкны тәмле пылау белән дә сыйлаганнар.