tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Флюр Карачурин: “Казан – татар күңеленең башкаласы”
Флюр Карачурин: “Казан – татар күңеленең башкаласы”

Флюр Карачурин: “Казан – татар күңеленең башкаласы”

Алчевск шәһәре «Тан» Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Флюр Карачурин Луган Халык Республикасыннан Казанга «Милләт җыены» чарасында катнашу өчен килде. Ул ЛХРда татар хәрәкәтенең формалашу тарихы һәм бу эштә Бөтендөнья татар конгрессының әһәмияте турында сөйләде.

— Без 2012 елдан бирле татарларыбызны бер оешмага туплау өчен күп көч куйдык, — дип уртаклаша Флюр Карачурин. — Татарстан белән элемтәдә тору теләге булган кешеләр аз түгел иде. Шөкер, барысы да бик уңышлы барды. Иң мөһиме — бу юлда безгә Бөтендөнья татар конгрессы зур ярдәм күрсәтте.

Флюр Карачурин сүзләренчә, Конгресс ярдәмендә системалы эш алып бару, элемтәләр урнаштыру, мәдәни һәм иҗтимагый эшчәнлек өчен яңа юнәлешләр табу мөмкинлеге ачылган.

— Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре безгә даими килеп тора. Аларның игътибарын, ярдәмен, ихласлыгын һәрвакыт тоябыз. Татарстаннан артистлар да еш килә — бу безнең җәмгыять өчен һәрвакыт зур бәйрәм, — ди ул.

Флюр Карачурин билгеләп үткәнчә, бүгенге Татарстан — ул Россиянең гади бер төбәге генә түгел, ә бөтендөнья татарларын рухландыручы мәдәни лидер. Бу өлкәдә республика җитәкчелегенең роле бик зур.

— Мин халкыбызга үсеш һәм чәчәк ату телим! Казан — Россиянең иң матур шәһәрләренең берсе булуы белән без горурланабыз. Безнең өчен ул — административ үзәк кенә түгел, ә татар күңеленең башкаласы, — дип тәмамлады сүзен Флюр Карачурин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*