Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Газзә секторында оккупантлар чолганышында калган гади халыкка гуманитар ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Шушы көннәрдә «Зәкят» хәйрия фонды чираттагы ярдәмне күрсәтте: күпбалалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары өләште. Барлыгы 800 дән артык кеше азык-төлек белән тәэмин ителде.
Азык-төлек җыелмаларында шикәр, югары сыйфатлы дөге, токмач, помидор пастасы, ит һәм балык консервалары, көнбагыш мае, чикләвек пастасы, тозлы сыр бар.
Бүгенге көнгә Газзәгә тапшырылган гуманитар ярдәмнең гомуми күләме 30 миллион сумнан артып китте. Моңарчы «Зәкят» хәйрия фонды Диния нәзарәтеннән Газзәдә гомер итүче гади халык өчен 60 тонна гуманитар йөк тапшырган иде. Ярдәм күрсәтү дәвам итә. Сезгә безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят”хәйрия фонды бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам иттерә.
Газзә секторы халкына матди ярдәмне Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды аша әлеге сылтама буенча күрсәтергә мөмкин.
Чыганак: dumrt.ru