Бүген, Оренбург өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-Министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу чарада шулай ук, Милли Шура әгъзалары, Оренбург татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов, Самара татарларының “Дуслык” төбәк татар оешмасы Президенты Фәхретдин Канюкаев катнашты.
Күренекле татар шагыйре Һәйкәле Оренбургның Постников урамында урнашкан. Һәйкәл 1996-нчы елда шагыйрьнең 90-еллыгына багышланган һәм 22 июньдә ачылган. Автор — скульптор Кадыйм Залитов (Казан). Сызым буенча 1,5 тонна авырлыктагы скульптура Татарстанда коелган.
Муса Җәлилнең балачагы һәм яшьлеге Оренбург белән бәйле: ул Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган, Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыган, ә Комсомолның Оренбург өлкә комитетында инструктор булып эшләгән.