Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!
Сезне Татарстан Республикасы Рәисе итеп кабат сайлануыгыз уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән иң ихлас котлауларыбызны җиткерәбез.
Сезнең күпьеллык намуслы хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстан бүген Россиядә һәм халыкара мәйданда тотрыклы үсеш, заманча технологияләр, икътисади көч һәм мәдәни казанышлар үрнәге булып тора. Республикабыз халыкларының тормыш сыйфаты арта, милли-мәдәни үсеш өчен шартлар киңәя.
Шулай ук билгеләп үтәбез: Сезнең даими игътибар һәм ярдәм нәтиҗәсендә Бөтендөнья татар конгрессы зур үсеш юлы узды, бөтен дөньяга сибелгән милләттәшләребезне берләштерүче, татар телен һәм мәдәниятен саклап калуда төп үзәккә әверелде. Сезне татар халкы, Татарстан чикләреннән чыгып, бөтен дөньядагы татарларның да җитәкчесе, рухи терәге итеп кабул итә.
Халкыбыз Сезгә ышана, һәм бу ышаныч Сезнең хезмәтегезгә, җаваплылыгыгызга һәм киләчәккә караган стратегик карашларыгызга югары бәя булып тора.
Сезгә нык сәламәтлек, көч-куәт, озын гомер һәм Татарстаныбызның да, бөтендөнья татарларының да иминлеге өчен алга таба да уңышлы хезмәт итүегезне телибез.
Ихтирам белән,
Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев